“Дуслык Кубогы” Казанда кала

Коллективлар тарафыннан күрсәтелгән уен бик югары дәрәҗәдә иде

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Артур Еникеев). Футбол буенча “Дуслык Кубогы” Казанда кала.
БДБ илләре һәм Россия төбәкләренең башкарма һәм законнар чыгару хакимияте органнары командалары катнашкан футбол буенча “Дуслык Кубогы” икенче халыкара хакимият турниры җиңүчене билгеләде, ул ТР Эчке эшләр министрлыгының җыелма командасы.
“Рубин” спорт базасында 2 көн дәвамында Казан, Мәскәү, Абхазия, Ингушетия һәм Чувашстаннан 12 команда көч сынашты. Коллективлар тарафыннан күрсәтелгән уенның дәрәҗәсе бик югары иде. Турнир регламенты буенча һәр команданың үз составына 35 яшьтән өлкәнрәк өч профессиональ футболчыны алу хокукы бар иде. Шулай итеп, Мәскәүнең “СССР” командасы өчен «Динамо», «Спартак» һәм 80 еллар уртасында СССР җыелма командасында танылган сакчы Александр Бубнов уйнады, Абхазия җыелма командасының капитаны 1990 елларда Дөнья чемпионатында катнашкан Ахрик Цвейба булды. Ә ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР Дәүләт Советы һәм Казан мэриясе командалары өчен төрле вакытларда “Рубин” өчен уйнаган футболчылар чыгыш ясады.
Турнирның хәлиткеч матчын Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, БДБ хәрби-интернационалистлары эшләре комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин карарга килде.
Көндәшләрен 5 тапкыр тоташтан җиңеп, финалга турнирның узган елгы чемпионнары «В-Интер» командасы һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының җыелма командасы чыкты. Уңыш Татарстан вәкилләре ягында булды (2:0). Бронза медаль өчен көрәш матчында Казан мэриясенең җыелма командасы Мәскәүнең «Мослифт» командасына оттырды.