Татарстан чаңгычысы Универсиада чемпионы булды

Татарстан данын яклаучы Анна Нечаевская кичә көмеш медаль яулаган иде инде.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская Казахстанда уза торган кышкы Универсиадада 5 чакрым арага ирекле ысул белән чаңгыда узышу ярышында җиңүче булды.Татарстан чаңгычысы әлеге араны13 минут та 29,7 секундта узды. Икенче урынга да Россия чаңгычысы күтәрелде –  Лилия Васильева Татарстан спортчысыннан 18,1 секундка калышты. Өченче баскычта –  Казахстаннан Анна Шевченко (+21,3 секунд).Исегезгә төшерәбез, кичә 5 чакрым арага классик ысул белән ярышта Анна Нечаевская көмеш медаль яулаган иде. Ул вакытта алтынны Лилия Васильева яулады, ә Анна Шевченко бүгенге кебек үк өченче булган иде.Анна Нечаевскаяның уңышы Алма-Атадагы Универсиадада Россия җыелмасы өчен бишенче, ә Татарстан спортчылары яулаган беренче “алтын” булды. Анна Нечаевская – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты.