«Ак Барс» Түбән Камада «Нефтехимик» белән очраша

Түбән Кама командасы плей-оффка чыгу өчен көрәш алып бара.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Камада «Нефтехимик» командасы белән очраша. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.

Бүгенге уенны КХЛ арбитрлары – Денис Наумов, Максим Сидоренко, Дмитрий Голяк, Иван Дедюля хөкем итәчәк.

Бу сезонда көндәшләр үзара өч тапкыр очрашырга өлгерде инде – ике матч «Ак Барс»ның җиңүе белән төгәлләнде, Казандагы бер уенда «Нефтехимик» отты. Ил чемпионатындагы очрашулар саны 71 матч тәшкил итә һәм өстенлек «Ак Барс» ягында – 48 җиңү һәм 18 оттыру. Моннан тыш 5 уен тигез исәпкә төгәлләнгән. Алкалар аермасы – 219-126.

Бүгенге матч «Нефтехимик» өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Чөнки Түбән Кама командасы плей-оффка чыгу өчен көрәш алып бара. Көнчыгыш конференциядә турнир таблицасының 10 нчы баскычында баручы командага калган 5 уенда җиңү генә кирәк.