КАМАЗ-Мастер пилоты Эдуард Николаев КФУ студентларына дәрес уздырачак

Икътисад, идарә һәм финанслар институтында студентлар белән очрашу 14 декабрьгә билгеләнгән.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”) Чираттагы “Дакар” узышы башланырга бер атна кала “КАМАЗ-Мастер” командасының танылган пилоты Эдуард Николаев 14 декабрьдә Казан федераль университетында студентлар белән очрашачак. Бу хакта Red Bull Russia оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Дакар–2013” һәм “Ефәк юлы–2010” узышларында җиңүче, ярышларда бик күп призлы урыннар яулаган Россиянең атказанган спорт мастеры Казанга “КАМАЗ” машинасына утырып киләчәк.

Иртәнге сәгать 10 нан “КАМАЗ” машинасы КФУ ның Икътисад, идарә һәм финанслар институты бинасы янында торачак. Студентлар белән очрашу институтта 16.00 сәгатьтә башланачак.