"Ак Барс" хоккей командасы үз бозында "Сочи" белән очраша

Матч 1 декабрьдә Казанда "Татнефть-Арена" бозында узачак.
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). 1 декабрьдә “Ак Барс” хоккей командасы КХЛ чемпионатының чираттагы матчында “Сочи” хоккей клубы белән очраша, дип хәбәр итә Казан клубы матбугат хезмәте."Ак Барс" – “Сочи” очрашуын КХЛ арбитрлары – Антонин Ержабек, Максим Сидоренко, Дмитрий Голяк һәм Иван Дедюля хөкем итәчәк.КХЛ чемпионатында әлеге ике команда үзара өч тапкыр очрашканы булган: 2 матчта – казанлылар, 1 уенда “Сочи” хоккейчылары җиңү яулаган.