Татарстанда спорт мәйданчыклары янында ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек өчен вандаллар вата алмаслык тренажерлар куелачак

Республиканың спорт мәйданчыкларында елның төрле вакытында төрле яшьтәге халык шөгыльләнә ала

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Киләсе елда Татарстанда спорт мәйданчыклары янында яки аларның территориясендә вандаллар боза алмаслык тренажерлар куелачак. Алар халыкның төрле катламнарына ГТО нормаларын тапшыруга әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген журналистларга матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте” иҗтимагый дәүләт оешмасы рәисе киңәшчесе Ольга Павлова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, планга шулай ук спорт балалар мәктәбе эшен тикшерү кергән. “Әлегә республика дәрәҗәсендәге мәктәпләр тикшерелгән, муниципаль мәктәпләр дә бар. Күп кенә сораулар туа: эш ничек бара, акча ничек сарыф ителә?” – диде спикер.

Спорт өлкәсендә кадрлар кытлыгы проблемасына килгәндә, О. Павлова “Ишегалды тренеры” программасын куәтләде: “Бу программаны хәзер кыскартырга ярамый, ул балалар белән ишегалларында шөгыльләнү, балалар ишегалды командаларына ярдәм итү мөмкинлеген бирә”.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР муниципаль районнарында спорт мәйданчыкларыннан рациональ һәм нәтиҗәле файдалану буенча эшче төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова, яшәү урыны буенча балалар белән дәресләр оештыру өчен, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең яшьләр бүлеген җәлеп итү планлаштырылуы турында белдерде. “Алар арасында спорт белән шөгыльләнгәннәре бар. Партиянең яшьләр канаты безгә яшәү урыны буенча дәресләр оештыруда ярдәм итәргә тиеш, - дип билгеләп узды ул. – Иҗтимагый оешмаларны җәлеп итәргә кирәк, мисал өчен, Әтиләр шурасын, яшьләр патриотик берләшмәләрен”.

Т. Ларионова спорт мәйданчыкларын төзүгә бүлеп бирелгән акчаларның рациональ кулланылуы турында ышандырды. “Спорт корылмалары буенча бердәм заказчы буларак Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе билгеләнгән. Финанслау бәяләрне, нормативларны җитди рәвештә тикшереп, казначылык аша гамәлгә ашырыла. Подряд оешмасының алдау мөмкинлеге юк”, - дип ачыклык кертте ул.

Т. Ларионова сүзләренә караганда, Татарстан районнары өчен мөһим проблемаларның берсе - спорт мәйданнары территориясендә шөгыльләнү өчен халыкны җәлеп итү сүлпән булуы. “Нәкъ менә күпләп шөгыльләнүне без күрмәдек. Моның өстендә барыбызга да эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.

“Урыннарда ветераннар советларына спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләрне берләштерергә тәкъдим иттек. Алар өчен бердәм вакыт һәм атна көне билгеләнәчәк. Казанда өлкәннәр сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнә, сингапур йөреше популяр. Инвалидларның иҗтимагый оешмасы яшәү урыны буенча төркемнәр булдырырга ниятли. Элекке табибларга да ник әле берләшеп, сәламәтләндерү төркемен булдырмаска? Мәйданчыклардан файдалану буенча өслектә генә яткан кызыклы идеяләр байтак”, - дип йомгаклады сүзен Ларионова.