«Ак Барс» командасы Бурмистровны алмаштырырга ниятли

Казан командасы тренер штабын хоккейчының уены канәгатьләндерми

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы һөҗүмче Александр Бурмистровны алмаштырырга планлаштыра. Бу турыда Metaratings хәбәр итә.

Казан командасы тренер штабын хоккейчының уены канәгатьләндерми, диелгән. Кичә «Торпедо» командасына каршы матчта Бурмистров хатасы аркасында көндәш «Ак Барс» капкасына беренче голны кертте.

28 яшьлек форвард «Ак Барс»та тәрбияләнгән. Ул узган сезон арасында «Салават Юлаев»тан үз командасына кайткан. Бурмистров 8 матчта бер гол керткән һәм бер тапкыр гол өчен алка биргән.