Россиянең волейбол буенча җыелма ир-атлар командасының баш тренеры итеп Алекноны билгелиләр

Алекно Испаниядә ял итә, әмма ялын өзеп 15 июльдә Мәскәүгә кайтачак

  (Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). 17 июльдә Россия волейбол федерациясе президиумында Россиянең волейбол буенча җыелма ир-атлар командасының баш тренеры итеп Владимир Алекноны раслыйлар, дип хәбәр итә «Спорт-Экспресс».
Бөтенроссия волейбол федерациясе җитәкчелеге Андрей Воронков отставкасын кабул итте һәм Казанның “Зенит” командасына узган сезонда алтын медаль һәм Россия Кубогын, Чемпионнар лигасын яуларга ярдәм иткән белгеч белән элемтәгә керде. Алекно Испаниядә ял итә, әмма ялын өзеп 15 июльдә Мәскәүгә кайтачак.