Яр Чаллыга Россиянең иң оста боксчылары җыела

Яр Чаллы шәһәрендә бокс буенча дәрәҗәле ярышлар узачак
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 1-6 июль көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең Спорт сараенда бокс буенча Россия студентлар спорты берлеге чемпионаты, шулай ук шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше геройлары призларына X бөтенроссия турниры узачак. Ярышларда илнең иң оста боксчы студентлары катнашачак, дип хәбәр итә “Татмедиа” агентлыгы.
Җиңүче 2008 елның сентябрендә Дөнья Чемпионатында Россия Федерациясе данын яклаячак.
Иртәгә ярышларның тантаналы ачылышы көтелә. Бүгенге көндә катнашу өчен РФ вузларыннан 27 команда составында 200 дән артык спортчы теләк белдергән. Хөкемдарлар спортчыларга карата гаять кырыс булачак, чөнки аларның 90 процент өлеше спорт мастерлары исеменә лаек.