“TNA кагыйдәләре буенча көрәш” Россия чемпионаты финалында Казан көрәшчесе чыгыш ясаячак

Кикбоксинг буенча ике мәртәбә Россия чемпионы Шамил Гусенов “Татнефть” кубогына TNA кагыйдәләре буенча көрәш” Россия чемпионатының финалына чыкты
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Кикбоксинг буенча ике мәртәбә Россия чемпионы Шамил Гусенов “Татнефть” кубогына TNA кагыйдәләре буенча көрәш” Россия чемпионатының финалына чыкты. Чираттагы көрәш кичәсе кысаларында “Татнефть-арена” боз сараенда Гусенов беренче минутта ук Екатеринбург көрәшчесе Евгений Стеферловскийны нокаутка җибәреп, ярымфинал бәйгесендә җиңү яулады.
70 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә финал ярышында Гусенов Екатеринбургның тагын бер вәкиле – Денис Дикусар белән очраша. Ул үз ярымфиналында Ульяновскидан Андрей Ховринны җиңүгә ирешкән иде.
80 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә финалга Ульяновскидан Александр Виноградов һәм Сарытаудан Александр Стецуренко чыкты. Ә 80 килограммнан югарырак үлчәү категориясендә финалда Сарытаудан Эльвин Аббасов һәм чемпионатта калган бердәнбер чит ил көрәшчесе – Белоруссиядән Игорь Бугаенко көч сынашачак.