ТГДПУ студентлары Универсиаданың Казанда узуы өчен төрле спорт чараларын оештыра

Бүген “Хезмәт резервлары” стадионында – спорт бәйрәме
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Казанда узуы өчен тырышып, үзеннән зур өлеш кертә. Кичә тәмамланган “Казан – Брюссель” халыкара марафонында катнашучылар арасында ТДГПУ ның да алты студенты бар. Спортчылар барлыгы 4 мең километр юлны йөгереп узган.
ТДГПУның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хәбәр итүенчә, 22 нче май көнне университетның физик тәрбия факультеты Сабантуй үткәргән, ә 23 нче майда ТДГПУ ның спорт-сәламәтләндерү спартакиадасының йомгаклау этабы узган. Бүген исә югары уку йорты студентлары “Хезмәт резервлары” стадионында Универсиадага багышланган спорт бәйрәмендә катнашырга ниятли.