Түбән Камада “Күн туп” турниры төгәлләнде

Түбән Камада иң көчле өч балалар футбол командасын ачыкладылар. Ярышларда шәһәр һәм районның ишегалды клубларын тәкъдим итүче 100дән артык команда катнашты
(Түбән Кама, 30 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада балалар арасында үткәрелгән “Күн туп” футбол турнирының җиңүчеләре билгеле булды.
Финал ярышлары кичә узды. Кече яшьтәгеләр төркемендә “Шинник” командасы вәкилләре алтын медаль яулады. Иң өлкән яшьтәге футболчылар арасында “Фактория” клубы уенчылары беренче урынны алды. Урта яшьтәгеләр төркемендә “Факел” командасы футболчыларына тиңнәр булмады, хәлиткеч уенда алар өченче көн үк җиңүгә иреште.
Шунысында искәртик, “Күн туп” турниры Түбән Камада май башында старт алган иде. Ярышларда шәһәр һәм районның ишегалды клубларын тәкъдим итүче 100дән артык команда катнашты.