news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" җиде хоккейчыга яңа контракт төзергә тәкъдим итте

Сезон ахырында 14 уенчының клуб белән хезмәт килешүе вакыты чыга.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Казанның “Ак Барс” хоккей клубы җиде хоккейчыга контрактны озынайтуны тәкъдим итте. Бу хакта Казан хоккей клубының рәсми сайты хәбәр итә.

Быелгы сезон ахырында “Ак Барс” белән 14 хоккейчының контракт вакытлары төгәлләнә. Контрактны озынайту Альберт Яруллин, Никита Язьков, Ярослав Косов, Дамир Мусин, Александр Бурмистров, Эмиль Гарипов һәм Дмитрий Архиповка тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot