“Ак Барс” Билалетдинов белән яңа контракт төзелүне раслады

Баш тренерның клуб белән яңа килешүе ике елга исәпләнгән.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Казан “Ак Барс”ы үз рәсми сайтында команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов белән яңа контракт төзүне раслады. Баш тренерның клуб белән яңа килешүе ике елга исәпләнгән.

“Ак Барс” белән Билалетдинов ике тапкыр рәттән Гагарин Кубогы (2009-м һәм 2010 елларда) иясе булды. Узган сезонда барслылар Билалетдинов җитәкчелегендә Көнчыгыш конференциясе финалына барып җиттеләр.

Искәртеп үтик, алдан “Татар-информ” Билалетдинов белән контрактны озайту карары инде кабул ителгән, дип хәбәр иткән иде.