Алексей Морозов апрельнең иң яхшы спортчысы исеменә дәгъва итә

Ак Барс” капитанына номинантлар исемлегендә 2 нче номер бирелгән
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 4 майда тавыш бирү аша апрель аенда Россиянең иң яхшы спортчысы билгеләнәчәк. “Спорт” телеканалының экспертлар советы билгеләгән номинантлар бишлегендә “Ак Барс” капитаны, быелгы финалда “Локомотив” капкасына “алтын” алка кертеп, Казан клубына Гагарин Кубогын яуларга ярдәм иткән, плей-оффның иң нәтиҗәле уенчысы Алексей Морозов та бар. Аның көндәшләре –“Ливерпуль” капкасына 1 уенда дүрт туп керткән “Арсенал” футболчысы Андрей Аршавин, хатын-кызлар арасында бүген дөньяның иң көчле теннисчысы Динара Сафина, Россия чемпионатында дөнья рекордлары куйган йөзүчеләр Анастасия Зуева белән Юлия Ефимова. Алексей Морозовка номинантлар исемлегендә икенче номер бирелгән.

Тавыш бирүнең беренче этабы “Алтын пьедестал” проекты кысаларында уздырыла һәм ул 4 майда иртәнге сәгать 7 дә башлана. Моның өчен 4002 кыска номерына S хәрефе һәм спортчының тәртип номерын күрсәтеп SMS юлларга кирәк. “Спорт” каналының рәсми сайтына кереп тә тавыш биреп була. Беренче этап йомгаклары буенча иң күп тавыш җыючы ике спортчы финалга чыга. Алар арасыннан иң көчлене ачыклау буенча тавыш бирү 4 май кичендә (21 сәгать 5 минутта) “Неделя спорта” тапшыруы башлангач старт ала. Җиңүченең исеме тапшыру ахырында игълан ителәчәк.