Чаллы самбочылары Бөтенроссия турнирында җиңде

Чаллы егете иң яхшы көрәш техникасы өчен акчалата бүләкләнде.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Шушы көннәрдә Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче егетләр Кстов шәһәрендәге XVII Бөтенроссия турнирында җиңү яулады.

Чарада Мәскәү, Саратов, Ульян, Киров, Ярославль өлкәләреннән, Татарстаннан һәм Чуашстаннан 200дән артык спортчы көч сынашты.

59 кг авырлык категориясендә Роберт Мөхәмәдиев, 79 кг авырлык категориясендә Даниил Ширковский 1 урынга лаек булды. Моннан тыш, Даниил иң яхшы көрәш техникасы өчен акчалата бүләкләнде. Егетләрнең тренеры — Владимир Тимофеев.