Апасның иң яшь командалары хоккей турнирында беренчелекне алды

Буа шәһәрендә эшләп килүче "Арктика" Боз сараеның 10 еллыгы уңаеннан Апасның 2009 һәм 2008 елгы командалары белән дусларча очрашу уеннары узды.
(Апас, 30 март, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Гүзәл Хилавиева). Буа шәһәрендә эшләп килүче “Арктика” Боз сараеның 10 еллыгы уңаеннан Апасның 2009 һәм 2008 елгы командалары белән дусларча очрашу уеннары узды. Апас хоккейчылары яшь блуга карамастан бозда үзләрен бик иркен тоталар, бар көчләрен биреп уйныйлар.2009 елгылар (тренеры Булат Хисамов) 5:3 белән җиңеп кайттылар. 2008 елгыларның “Медведи” командасы (тренеры Ленар Мотыйгуллин) беренче уенда 2:1, икенче уенда 8:0 белән буалыларны җиңү бәхетенә ирештеләр. Иң яхшы уенчылар Искәндәр Шагаев, Радик Галиакбәров. Уенчылар грамоталар белән бүләкләнделәр.