Василий Мосин Олимпиадага әзерлек барышында 50 мең тапкыр атарга җыена

Василий Мосин бүгенге көндә республикада стендка һәм пуля белән атуны уңышлы үстерү өчен барлык шартлар булуын билгеләп үтте

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан атучысы Василий Мосин стендка ату буенча Дөнья Кубогының II этабында алтынга лаек булып, быел Россия “дуплетистлары” өчен беренче Олимпия лицензиясен яулады. Хәзер инде ул киләсе җәйге Олимпиадага әзерлек кысаларында тренировкаларда 50 мең тапкыр атарга җыена. Бу хакта Василий Мосин бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Билгеле булганча, 2016 нчы елда җәйге Олимпия уеннары Рио-де Жанейрода узачак.

Матбугат очрашуында шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР пуля белән һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин катнашты.

“Олимпиадага әзерлек барышында мин янә 50 мең тапкыр атуны күздә тотам. Әмма шуны әйтәсем килә: Афиналарда узган Олимпия уеннарында чемпион 100 мең тапкыр аткан иде, ә ул вакытта мин 18 мең күрсәткеченә көчкә җиткән идем”, - дип хатирәләрен яңартты Олимпия уеннарының бронза призеры.

Василий Мосин бүгенге көндә республикада стендка һәм пуля белән атуны уңышлы үстерү өчен барлык шартлар булуын билгеләп үтте. Спортчы үзе шөгыльләнә башлаган чорга күз салды. “Мин бу спорт төре белән мавыга башлагач, минем белән спортның шушы төре белән шөгыльләнергә теләүче 50 ләп егет бар иде. Ягъни 1985 нче елда ук стендка ату Казанда шактый популяр иде. Шәһәрнең һәр бюджет предприятиесе өчен үзенең атучылар командасы булу зур горурлык иде. Казанның стендка ату буенча 4 мәйданчыгы бар иде, ярышлар оештырылды, - дип сөйләде ул. Әмма авыр заманалар да булмый калмаган. - Хәзер вәзгыять тамырдан үзгәрде. Әгәр без 5 мәйданчыкта Ауропа чемпионатларын да, Универсиаданы да үткәрә алабыз икән, бу искиткеч шартлар дигән сүз”, - дип белдерде В. Мосин.

Матбугат конференциясендә катнашучылар әйтүенчә, стендка ату спорт төре буенча балалар 12 яшьтән кабул ителә. Эрерәк гәүдәле булган очракта, 11 яшьлек балалар да алына. Шуннан да кечерәкләрне кабул итү мөмкин түгел, ни өчен дигәндә, корал үзе дә якынча 4 кг авырлыкта. Шулай да, 12 яшькә кадәр балаларның яхшы физик әзерлекле булуы мөһим. Олимпия резервы мәктәбенә керергә теләүчеләр өчен учреждениегә сентябрь аенда мөрәҗәгать итәргә кирәк.