Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Чемпионнар лигасында җиңү белән котлады

Бу җиңү сайлаган эшеңә тугры булу һәм җиңүгә омтылыш – югары максатларга ирешү нигезе икәнне дәлилләде, диелгән телеграммада

 (Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективына 2015 ел Чемпионнар лигасында җиңүләре белән котлап телеграмма юллаган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Котлаулар команда спортчыларына, «Зенит-Казан» волейбол командасының баш тренеры В.Р.Алекнога, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Ф.Х.Мөхәммәтшинга, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Р.А.Кантюковка адреслана.  

«Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән сезнең барыгызны да 2015 ел Чемпионнар лигасында Казан волейболчыларының олы һәм ышанычлы җиңүе белән чын күңелдән котлыйм, - диелгән телеграммада. – Волейболчыларның соклангыч осталыгы һәм күмәк уены, тренерның һөнәри осталыгы, республика волейбол федерациясе һәм клуб менеджерларының үзара килешенгән һәм нәтиҗәле эше безнең командага өченче мәртәбә «Зенит-Казан» клубының Европада иң яхшы волейбол клубы булуын расларга ярдәм итте.  

Бу җиңү шулай ук сайлаган эшеңә тугры булу һәм җиңүгә омтылыш, уртак бурычны хәл итүдә бердәм һәм тату булу – үзең куйган югары максатларга ирешү нигезе икәнне дәлилләде. Гаҗәеп матур һәм гадел көрәшегез, соклангыч җиңүегез, безнең республика һәм илебез белән тагын бер кабат горурланырга мөмкинлек бирүегез өчен һәрберегезгә зур рәхмәт. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, бәхет телим, спортта да, тормышыгызда да һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!" - диелә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов телеграммасында.