Казанда шахмат буенча спартакиада тәмамланды

Ярышларда республиканың 31 шәһәре һәм районыннан командалар катнашкан.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). 24-29 мартта Казанда, Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге Үзәк махсуслаштырылган балалар-үсмерләр шахмат мәктәбендә, шахмат буенча Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасының финал ярышлары узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Ярышларда республиканың 31 шәһәре һәм районыннан командалар катнашкан. Турнир шәхси-команда характерда булган: башта егетләр һәм кызлар 9 турда Швейцария системасы буенча көч сынашкан. Аннан җыелган очколар суммасы буенча команда вәкилләре тарафыннан команда зачеты үткәрелгән.

Команда зачетында мөмкин булган 36 очконың 30,5 ын җыеп Казан җыелмасы җиңү яулаган. Җиңүче команда тулысынча Р. Нәҗметдинов исемендәге Үзәк махсуслаштырылган балалар-үсмерләр шахмат мәктәбе укучыларыннан тупланган – яшүсмер егетләр турнирында спорт мастерына кандидатлар Булат Низамов һәм Марат Әскәров уйнаган, кызлар турнирында Казан командасын спорт остасына кандидат Дарья Кузнецова һәм беренче разряд иясе Адилә Зинәтуллина тәкъдим иткән.

Яр Чаллы җыелма командасы 3 очкога калышкан, Яшел Үзән командасы бронза медальләре яулаган: аның активында 25 очко.

Кызлар арасында шәхси зачетта мөмкин булган 9 очконы Казаннан Дарья Кузнецова яулаган. Егетләр арасында Яр Чаллыдан 8 очко җыйган Всеволод Овчинников беренчелекне алган.