news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең ватерполчы кызлары Россия беренчелеген җиңү белән башлады

Ярышларда 17 яшькә кадәрге спортчылар көч сынаша.

(Әлки, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Бу көннәрдә ватерполчы кызларның «Актай-1» командасы Златоуст шәһәрендә Россия беренчелегенең өченче турында чыгыш ясый. 27 гыйнварда Әлки кызлары Томск шәһәре командасын 14:6 исәбе белән отты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларда 17 яшькә кадәрге спортчылар көч сынаша. Икенче уенда исә «Актай-1»нең көндәшләре өстенрәк булды.

29 гыйнварда, ватерполчыларыбыз «Уралочка» командасы белән көч сынашты.

Март аенда исә ватерпол буенча Россия беренчелегенең хәлиткеч йомгаклау ярышлары башлана.

Александр Георгадзе тренерлыгында шөгыльләнүче «Актай-1» — ил беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаучы бердәнбер команда. Аның бу зур бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә эләгү мөмкинлеге зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100