Мөслим районында Кичке чаңгы сәяхәте старт алды

Спорт чаралары циклы Мөслимдә киләсе атнада да дәвам итәчәк.
(Мөслим, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Татарстанның Мөслим районы үзәгендә Кичке чаңгы сәяхәте старт алды, дип яза районның "Авыл утлары" газетасы.Яктыртылган чаңгы юлы, дәрт биреп торучы музыка, җанатарлар – болар барысы да сәламәт яшәү рәвешен сайлаган мөслимлеләр өчен оештырылган. Чаралар циклы киләсе атнада да дәвам итәчәк. Халыкны чакырып калабыз, диелә район хәбәрендә.