Кайбыч районы хоккейчылары Апаста үткән ярышта призлы урын яулады

Апаста 2004 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар командалары арасында “Алтын алка” призына хоккей буенча ярышлар узды.
(Кайбыч, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Татарстанның Кайбыч районы хоккейчылары Апас район үзәгендә үткәрелгән ярышта призлы урын яулады, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.Апаста 2004 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар командалары арасында “Алтын алка” призына хоккей буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда Идел аръягы зонасы районнарыннан алты команда катнашты. Район данын яклап, Олы Кайбыч урта мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге укучылар командасы чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча кайбычлылар өченче призлы урынга чыктылар, диелә район хәбәрендә.