Апасның Каратун авылында Фирдүс Мингазиев күчмә кубогына хоккей уеннары булды

Беренче уенда 3 команда катнашып, апаслылар беренче, йомралылар икенче, Каратун командасы өченче урын яулады.
(Апас, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Татарстанның Апас районы Каратун авылында Фирдүс Мингазиев күчмә кубогына хоккей уеннары булды, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.Урта Биябашта ун еллар элек оешкан “РиФ” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдүс Мингазиев иганәсендә район тарихында беренче тапкыр Каратунда балалар хоккее буенча Күчмә Кубокка ярыш үткәрелде. Беренче уенда 3 команда катнашып, апаслылар беренче, йомралылар икенче, Каратун командасы өченче урын яулады.Җиңүче командаларга Күчмә Кубок, диплом-грамота, медальләр тапшырылды.