Нурлатта “Татнефть” Кубогы матчлары узды

“Ледок” спорт сарае бозында 1997-1998 елгы яшь хоккейчылар көч сынашты

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нурлат муниципаль районының “Ледок” спорт сарае бозына 1997-1998 елгы яшь хоккейчылар чыкты: үсмерләр арасында “Татнефть” Кубогы турнирының чираттагы матчлары узды, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
“Татнефть” Кубогы унберенче тапкыр уздырыла. Һәр елны анда катнашучылар саны арта тора. Узган ел, мәсәлән, 24 команда булса, быел Кубокны 58 команда дәгъвалый. Дөрес, I – башлангыч этапта шулай иде бу. Соңгы матчлардан соң исә алар бермәбер азайган. Шунысы куанычлы, II ярымфинал этабына Нурлатның “Буровик” яшүсмерләр клубы командасы да (тренерлары Александр Елагин һәм Назыйф Абдуллин) үтә алган.
Турнир әле ноябрь аенда ук башланган, һәм быел командаларны конференцияләргә, ә аларны дивизионнарга бүлгәннәр. Ярымфиналга чыгу өчен үз дивизионыңда кимендә дүртенче урын алу кирәк. Нурлаттан “Буровик” һәм “Искра” командалары (тренеры Владимир Шугаев) Ә.К.Мөхәммәтҗанов конференциясенең С.С.Садриев дивизионына эләкте. Монда барлыгы тугыз команда булып, шуларның калган җидесе Лениногорскидан. “Искра”га быел уңыш елмаймады: нибары ун очко туплап, дивизионда сигезенче булды ул һәм Кубок өчен көрәштән төшеп калды. Нурлатта булган соңгы уенда Лениногорскиның “Буровигы”на оттырдылар.
Ә менә “Буровик” турнирны бик җилле башлады. Беренче уеннарда ук бер-бер артлы Лениногорскиның башта “Мотор”ын 12:0гә, аннан “Чайка”сын 11:2гә отып, турнир таблицасындагы урынын ныгытты. Гомумән, нибары бер җиңелү ачысы татырга туры килде аларга. Анысы нәкъ менә Лениногорскиның “Сокол”ы белән булган соңгы уенга туры килде дә.
Шул рәвешле, “Буровик”ка икенче этапта үз дивизионындагы өч команда белән берәр тапкыр очрашып чыгарга туры киләчәк.