(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Россия фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты, 2009 елда Хельсинкида Ауропа чемпионатында һәм Харбинда XXIV Бөтендөнья кышкы Универсиадада катнашу өчен, фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составын раслаган, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Ауропа чемпионатына җыелма команда составына хатын-кызлардан Катарина Гербольдт һәм Алена Леонова (Санкт-Петербург), ир-атлардан Сергей Воронов, Андрей Лутай (Санкт-Петербург), Артем Бородулин (Мәскәү) һәм башкалар керә.
XXIV Бөтендөнья кышкы Универсиадада катнашу өчен, Катарина Гербольдт, Оксана Гозева, Ксения Красильникова, Екатерина Шереметьева, Кристина Горшкова һәм башкалар сайлап алынган.