Фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты бозда парлы биюләр белән тәмамланган

Яна Хохлова – Сергей Новицкий парлы биюдә беренче урынны яулаган
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Фигуралы шуу буенча Россия чемпионатына бозда биюләр нокта куйган, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Парлы биюдә Россия чемпионатында 194.78 нәтиҗәсе белән Яна Хохлова – Сергей Новицкий җиңү яулаган. Икенче урынга 176.31 нәтиҗәсе белән Екатерина Рублева һәм Иван Шефер лаек булган. Өченче урынга Кристина Горшкова һәм Виталий Бутиков лаек булган. Фигуристлар 172.80 балл җыйган.