news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Швейцариядә Кышкы Универсиада - 2021 гамәлдән чыгарылды

Спорт чарасы узмау ил хакимиятенең Африка илләреннән килүчеләр өчен мәҗбүри 10 көнлек карантин кертүе белән бәйле.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Швейцариядә «омикрон» коронавирусының яңа штаммы барлыкка килү сәбәпле, 2021 елгы Кышкы Универсиада гамәлдән чыгарылды. Ул Люцернда булырга тиеш иде, дип хәбәр итә ТАСС халыкара университет спорты федерациясе (FISU) чыганагына сылтама белән.

«Карар Швейцария хакимиятенең Африка илләреннән килүчеләр өчен мәҗбүри 10 көнлек карантин кертүе белән бәйле. Нәтиҗәдә, Люцерндагы Универсиаданың була алмавы ачыкланды», — диде агентлык әңгәмәдәше.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100