news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы ватерполчылары Россия беренчелегендә командасын җиңде

Су полосы буенча чемпионат ярышлары Дзержинск шәһәрендә уза.

(Әлки, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлкинең «Актай» ватерполчы малайлар командасы Россия беренчелегенең беренче этабында Красноярск спортчыларын җиңде. Бу хакта район газетасы яза.

Су полосы буенча чемпионат ярышлары Дзержинск шәһәрендә уза. Берничә көн элек Әлки ватерполчылары анда Балашиха шәһәре командасына оттырды, ә Новосибирск спортчыларын 12:8 исәбе белән җиңделәр.

Александр Георгадзе җитәкчелегендәге «Актай» командасы буген красноярскилыларны 10:7 исәбе белән «тар-мар иткән».


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100