Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада хоккей буенча «Юбилейный 2020» турниры үтте
Турнирда Кукмараның «Ветераннар», Сосновканың «Витязь», Татарстан Югары судының «Фемида» хоккей командалары көч сынашты.
(Кукмара, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). 28 ноябрьдә Кукмараның «Олимп» Боз сараенда һәвәскәрләр командалар арасында хоккей буенча «Юбилейный 2020» турниры үткәрелде. Анда Кукмараның «Ветераннар», Сосновканың «Витязь», Татарстан Югары судының «Фемида» хоккей командалары көч сынашты. Бу хакта район газетасы яза.
Турнирның ачылу тантанасында командаларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев, район прокуроры Ришат Шакиров һәм Сосновка шәһәренең башлыгы Наил Сәитов сәламләде.
«Без бүген кунакчыл Кукмарада. Турнир матур традициягә әверелде, минем монда өченче тапкыр килүем. Командаларгы уңышлар телим. Сез барыгыз да бозда, яхшы формада, бу тагын бер тапкыр хоккейны чын ир-егетләр уйный дигән сүзне разлый. Турнир барыбыз өчен дә бәйрәм булсын, бозга чыккан һәркем уеннан рәхәтлек алсын иде», — диде Максим Беляев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз