news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БДБ илләре уеннары 2021 елның сентябрендә булачак

Ярышларда 14-23 яшьлек спортчылар катнаша.

Казанда БДБ илләре уеннары 2021 елның сентябрендә булачак

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 4-11 сентябрендә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең Физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүдә катнашучыларның Физик культура һәм спорт советы утырышы нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителде.

Башта әлеге ярышлар Татарстан башкаласында 2020 елның 20-27 августында узарга тиеш иде. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында уеннар кичектерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100