Казанда су асты спорты ярышлары уза

Ластларда йөзү һәм акватлон буенча республика чемпионатында 100дән артык спортчы катнашачак.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәге бассейнында су асты спорты буенча ике турнир узачак. Ластлар киеп йөзү буенча ТР Чемпионаты һәм беренчелегендә һәм акватлон – су асты көрәше буенча республика чемпионатында 100дән артык спортчы көч сынашачак, дип көтелә.

Татарстан Республика су асты федерациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спортчылар ике көн дәвамында ярышачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнәчәк, шулай ук “су асты спорты остасы” разрядлары да биреләчәк.

Ярышлар ачылышында генераллар советы башлыгы – Татарстанда “Юнармия” хәрәкәте җитәкчесе генерал-майор Александр Бородин һәм Татарстан Республика су асты федерациясе президенты, дөнья рекордларын куючы Дмитрий Шиллер катнашыр дип фаразлана.