Азнакай районында балалар өчен 10 хоккей мәйданчыгы эшли

Районда 500дән артык егет һәм кыз әлеге спорт төре белән шөгыльләнә.

 (Азнакай, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Азнакай районында  кышкы чорда балаларның буш вакытын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү буенча нәтиҗәле чаралар күрәләр. Шушы көннәрдә 10 хоккей мәйданчыгы сафка бастырыла, дип яза район газетасы.

Бүгенге көндә шәһәрдәге – дүрт, Актүбә бистәсендәге ике хоккей мәйданчыгында боз катыру буенча эшләр төгәлләнеп килә. Тиздән аларда хоккей ярышлары уздырыла башлаячак. Шәһәрдән авыллар да калышмый, хәзерге вакытта Тымытык, Кәкре Елга, Әсәй, Урсай авылларында да хоккей кортлары эшли, диелә хәбәрдә.