Зәйдә балалар һәм яшүсмерләр арасында милли көрәш турниры узды

Татарстанның көрәш буенча спорт остасы Илфат Гадершин юбилее зур ярыш белән билгеләп үтелде.

(Зәй, 29 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Кичә Зәйдә балалар һәм яшүсмерләр арасында милли көрәш турниры уза. Ул танылган көрәшче, тренер, Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершинның 50 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды, дип яза җирле басма.

Ярышларда районыбызның Аксар, Сармашбаш, Поручик, Түбән Биш, Чыбыклы, Кадер, Сәвәләй авыллары һәм шәһәрнең татар гимназиясе,1нче мәктәптән 80ләп артык яшь спортчы катнаша. Алар 13 авырлык үлчәвендә бил алыша. Ярышларны ачу тантанасында анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тәбрикләде. Ул чыгышында яшь көрәшчеләрне Илфат Гадершин кебек тырыш, максатка ирешүчән булырга чакырды. Сез, ярышларда катнашып, келәмдә камилләшә барып, Зәебез данын спортта яңадан-яңа җиңүләргә ирешеп зурларсыз дип өметләнәбез, диде. Турнир һәр авырлыкта җиңүчеләрне ачыклап, аларны бүләкләү белән тәмамланачак.