Буаның иң көчле мини-футболчылары ачыкланды

2004-2005 елгы ир балалар арасында әлеге спорт мәктәбенең ачык районара турниры узды.

(Буа, 29 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районының “Батыр” иң көчле мини-футболчыларны ачыкланды, дип яза җирле басма.

“Яшьлек” спорт комплексында Татарстан Беренчелегенә әзерләнү максатында 2004-2005 елгы ир балалар арасында әлеге спорт мәктәбенең ачык районара турниры узды. Анда беренче урынны мәктәпнең “Батыр-2004”, өченчене “Батыр-2005” командалары яулады. Икенчедә – Кама Тамагы районыннан килгән яшь футболчылар. Иң яхшы уенчылар булып буалылардан Геннадий Шмураткин, Ярослав Жирнов һәм Кама тамагыннан Никита Логинов танылдылар.