"Ак Барс" хоккейчылары "Адмирал" командасын отты

Казан командасының соңгы алкасы уен төгәлләнергә 1 секунд кала кертелде.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанны “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Владивостокның “Адмирал” командасын отты. Владивостокта узган бүгенге матч “Ак Барс” файдасына 2:0 исәбе белән төгәлләнде, ә соңгы алканы Казан хоккейчылары уен бетәргә 1 секунд вакыт калып барганда буш капкага кертте.

Уенның беренче периодында командалар исәпне ача алмады. Ә икенче периодның башында “Ак Барс” һөҗүмчесе Артем Лукоянов кагыйдә бозган өчен билгеләнгән буллитны уңышсыз башкарды.

Беренче голны икенче периодның азагында гына күрдек – уңышка сакчы Атте Охтамаа иреште. Ә уен азагында боз хуҗалары капкачыны алтынчы уенчыга алмаштырып, исәпне тигезләргә тырышып караулары, Иржи Секачның буш капкага алка кертүенә китерде – 2:0.

Шунысы да игътибарга лаек: бүген Магнитогорскиның “Металлург” командасыннан күченгән һөҗүмче Ярослав Косов “Ак Барс” составында беренче уенын уздырды. Ә "Адмирал"ның 30 тапкыр капкага сугылган алкасын кире кага алган Эмиль Гарипов капкасын бу сезонда өченче мәртәбә “коры” калдыра алды.

31 октябрьдә “Ак Барс” Хабаровскида “Амур” командасы белән очраша.

КХЛ. Даими чемпионат. “Адмирал” (Владивосток) – “Ак Барс” (Казан) – 0:2 (0:0, 0:1, 0:0).

0:1 Охтамаа (Ландер, Мусин, 39:03)
0:2 Секач (59:59).

Капкачылар: Бобков – Гарипов.