Татарстанлы В.Мосин стендка ату буенча Дөнья кубогы финалында бронза медальгә лаек булды

Минскида Казан спортчысы Пекиндагы олимпиадада уңышсыз чыгыш ясаганы өчен бераз тернәкләнә алды.
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Татарстанлы Василий Мосин стендка ату буенча Дөнья кубогы финалында бронза медальгә лаек булды. Минскида Казан спортчысы Пекиндагы олимпиадада уңышсыз чыгыш ясаганы өчен бераз тернәкләнә алды.

Дабл-трап дисциплинасында Василий Мосин квалификациядән соң икенче урында барды, 143 балл җыеп, швед спортчысы Хакан Далбидан бер очкога гына калышты. Әмма финалда Мосин 50 мишеньнең нибары 45енә тидергән һәм аны кытай атучысы Биньян Ху куып җитте.

Икенче урын өчен ярышта Мосин спортчысына 23нче атудан соң гына биреште һәм Дөнья кубогы финалында бронза призер булды.