Казанга Универсиадага чит ил спортчылары килә башлады

Татарстан башкаласына 162 илдән спортчылар киләчәк

  (Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге төннән башлап Казанга Универсиада 2013 тә катнашачак спортчылар килә башлады. Беренче булып Коста-Рика вәкиле Андреа Виктория Гильен Баргас килде, аннан соң Татарстан башкаласына Яңа Зиландия командасы әгъзалары килде. 29 июнь кичендә Япония һәм Уругвай спортчылары килүе көтелә.
Барлык кунаклар да Универсиада авылына урнашачак, бүген анда ресторан эшли башлады, ә кичен авылны, аның кампус территориясендә урнашкан лаундж-зонасын һәм Универсиада музеен рәсми ачу тантанасы булачак.
Татарстан башкаласына 162 илдән спортчылар килүе көтелә, бу Бөтендөнья җәйге Универсиада өчен абсолют рекорд булып тора. Соңгы катнашучылар, Мали командасы вәкилләре Казанга 1 июльдә килер дип көтелә, дип хәбәр итә“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма Медиа департаменты.