Мамадышта волейбол буенча республика чемпионатының зона ярышлары үткәрелде

Ярышлар Җиденче “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында ир-егетләр арасында узды
(Мамадыш, 29 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мамадышта Җиденче “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында ир-егетләр арасында волейбол буенча республика чемпионатының зона ярышлары үткәрелде.
“Саба таңнары” язганча, ярышта барлыгы 9 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, Саба районы волейболчылары 1 нче урынны яулады. Кукмара командасы 2 нче урынга лаек булды.
Шушы көннәрдә Алексеевскида барган уеннарда финалистлар мәгълүм булачак.