Буада шахмат турниры үткәрелде

Әшли авылында узган бәйге хуҗалыкның элеккеге рәисе Вячеслав Чернов истәлегенә багышланды
(Буа, 29 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кыр эшләреннән бушаган арада Буа районының Әшли авылында хуҗалыкның элеккеге рәисе Вячеслав Чернов истәлегенә багышланган шахмат турниры үткәрелде, дип хәбәр итә “Байрак” хәбәрчеләре.
Чарада районның иң көчле шахматчылары катнашты. Чәчкап авылыннан Зөфәр Сәлахов үзенең көндәшләреннән күпкә өстен булуын ачык күрсәтеп, беренче урынга чыкты. Карлы авылы кешесе - икенче, Буа шәһәреннән килгән бәйгече өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә спонсорлар - В.Чернов исемендәге агрофирманың генераль директоры Радик Гыйсмәтов һәм мәрхүмнең туганы - “Идарәче компания” ЧҖҖ җитәкчесе Юрий Чернов әзерләгән бүләкләр тапшырылды.