Сургут татарлары командасы шәһәркүләм спартакиадада призлы урын яулаган

Моңа кадәр Сургут татарлары командасы "Халыклар дуслыгы" кубогына үткән мини-футбол ярышларында беренче урын алган иде.
(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Сургут татарларының волейбол командасы шәһәркүләм милли-мәдәни берләшмәләр спартакиадасында призлы урын яулаган.
 
"Татарлар" волейбол командасы һәм көндәшләр арасындагы уен бик мавыктыргыч булган. Бу хакта Сургут татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
 
Нәтиҗәдә, Татарстан командасы өченче урын яулаган. Икенчедә Дагыстан, беренчедә исә кыргызлар командасы волейболчылары. 
 
Моңа кадәр Сургут татарлары командасы "Халыклар дуслыгы" кубогына үткән мини-футбол ярышларында беренче урын яулаган иде. Алар Төмәндә уздырылачак финал ярышларында көч сынашачак.