Рөстәм Миңнеханов Брюссельгә килде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бельгия башкаласы Брюссельгә килде
(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бельгия башкаласы Брюссельгә килде.
Ул 2013 елгы Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын үткәрү хокукына кандидат-шәһәр буларак Казанны тәкъдир итүдә катнашу өчен шәһәргә килгән Россия делегациясенең башка әгъзаларына кушылды, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Кичен ТР Хөкүмәте башлыгы “Казан – Брюссель” супермарафонында катнашучыларны каршы алачак. Марафон 9 май көнне Казанда башланды һәм бүген Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтә анда катнашучылар FISU штаб-фатиры бинасы янында финишка килеп җитәчәк.
Иртәгә, 30 май көнне, Татарстан Премьер-министры “Ла Плаза” кунакханәсе территориясендә оештырылган күргәзмә ачылышында катнашачак. Әлеге күргәзмәдә 2013 елгы Универсиадада катнашу хокукына дәгъва кылучы өч кандидат-шәһәрнең стендлары тәкъдим ителәчәк.
Шунысын да искәртик, 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә кандидат-шәһәрләр арасында Казаннан тыш, Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореяның Гваньчжу калалары да бар.
Казанны тәкъдим итәчәк делегация составында олимпия чемпионнары Ирина Роднина, Елена Киселева, Николай Гуляев, Ильгар Мамедов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матицын бар.
Россияне Брюссельдә йөздән артык кеше – рәсми затлар, спортчылар, “Универсиада йөзләре” конкурсында җиңү яулаган студентлар, шулай ук “Казан – Брюссель” супермарафонында катнашучылар тәкъдим итәчәк.
31 май көнне 20 сәгать 30 минутта “Татарстан – Яңа гасыр” каналында FISUның Брюссельдәге штаб-фатирында Казанны тәкъдир итүнең турыдан-туры трансляциясе булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Мәскәү вакыты белән 22.00 сәгатьтә 2013 елгы җәйге Универсиаданың башкаласы игълан ителәчәк.