Олег Матыцин: “FISU әгъзаларының фикере 95 процентка формалашкан инде”

FISU штаб-фатиры урнашкан Брюссельгә әлеге оешманың 10нан артык әгъзасы килгән

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). FISU (Халыкара студентлар спорт берлеге) штаб-фатиры урнашкан Брюссельгә әлеге оешманың 10нан артык әгъзасы килгән инде. Нәкъ менә алар ике көннән соң кандидат шәһәрләрнең кайсысы Универсиада-2013не үзендә үткәрәчәген хәл итәчәк.
Искәртеп узабыз, Казан Виго (Испания) һәм Гван Джу (Көньяк Корея) шәһәрләре белән бергә 2013 елда узачак Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын үткәрүгә көрәштә катнашучы кандидат шәһәрләрне берсе.
Россия студентлар спорты берлеге президенты - FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин хәбәр иткәнчә, Бельгия башкаласына оешма президенты Джон Киллиан рәислегендәге Халыкара студентлар спорты федерациясе башкарма комитетының кайбер әгъзалары, Ауропа студентлар спорты ассоциациясе президенты, Латин Америкасының студентлар спорты ассоциациясе башлыгы килгән инде. Бүген кич һәм җомга көннең беренче яртысында Бельгия башкаласына FISU башкарма комитетының башка әгъзалары да киләчәк.
“FISU башкарма комитетының барлык әгъзалары да үзләренең Брюссельгә килүен һәм шул рәвешле тавыш бирүдә катнашачакларын раслады”, - диде Олег Матыцин.
Аның сүзләренә караганда, бер ел элек FISU башкарма комитеты утырышында расланган процедура нигезендә, тавыш бирүдә FISU башкарма комитетының 27 әгъзасы катнашачак. Әлеге санга оешманың Бангкокта узган Генераль ассамблеясында сайланган 23 кеше һәм Ауропа, Азия, Африка һәм Америкадан континенталь вәкилләр керә.
Тавыш бирүнең рәсми процедурасы алдыннан, Универсиада-2013не үткәрүгә дәгъва кылучы кандидат шәһәрләргә FISU әгъзаларына үз заявкаларын тәкъдим итү мөмкинлеге биреләчәк. Моның өчен бер сәгать вакыт каралган. Әлеге вакыт эчендә рәсми затлар чыгыш ясаячак, видео ярдәмендә тәкъдир итү үткәреләчәк. Соңыннан кирәк булган очракта FISU башкарма комитеты әгъзалары тәкъдир итүдә катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәчәк. Алга таба кандидат шәһәрләр белән танышып чыккан комиссиянең хисабы була (Казанда FISU башкарма комитетының комиссия әгъзалары16-19 май көннәрендә булып китте).
Барлык заявкалар хакында фикер алышканнан соң тавыш бирү көтелә.
Олег Матыцин искәртеп узганча, кандидат шәһәр Универсиаданы үткәрүгә хокук яуласын өчен 51 тавыш җыярга кирәк. Әгәр дә Универсиада-2013не үткәрүгә дәгъва кылучы бер генә шәһәр дә 51 процент тавыш җыймаса, икенче тур үткәреләчәк. Иң аз тавыш җыйган шәһәр дәгъвачылар исемлегеннән төшерелеп калдырыла.
Тавыш бирү нәтиҗәләре өчен соңгы ике көннең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы һәм аларның кандидат шәһәрне сайлап алу нәтиҗәләренә тәэсир итә алуы хакындагы сорауга җавап биреп, Олег Матыцин “бүгенге көндә FISU башкарма комитеты әгъзаларының фикерләре 95 процентка формалашкан”, дип җавап бирде.
Ул билгеләп узганча, Казан кандидат шәһәр буларак Универсиада-2011не үзендә кабул итәргә хокук яулау өчен заявка бирү кампаниясендә катнашкан иде инде. Хәзерге вәзгыятьтә бу Казанга кайбер өстенлекләр бирә, дип саный Россия студентлар спорт берлеге президенты. “Моңа спорт объектлары булу, Россия Президенты теләктәшлеге, республика дәрәҗәсендәге структураларның кызыксынуы кебек объектив факторларны да өстәргә була”, - дип шәрехләде О.Матыцин.
Башка кандидат шәһәрләргә килгәндә (Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореяның Гван Джу шәһәрләре), Олег Матыцин кореялыларның заявкалары көчле булуын әйтте. “Ул шәһәрнең дә халыкара ярышлар үткәрү тәҗрибәсе, спорт объектлары һәм үз хөкүмәт ярдәме бар, - диде ул. – Кореяның заявка бирү комитеты эше көчәя бара”.
Россия студентлар спорты берлеге президенты Испаниянең Виго шәһәренең әзерлек эшләрен җитәрлек дәрәҗәдә булмаган, дип саный. Әлеге шәһәр җиңүне түгел, ә үзләрен күрсәтүне максат итеп куйган, күрәсең. “Минем фикеремчә, башкарма комитет әгъзалары әлеге заявкага зур игътибар бирмәс”, - диде Олег Матыцин.
Шул ук вакытта ул соңгы көннәрдә дә тавыш бирү процедурасында кеше факторын да төшереп калдырырга ярамый, дип билгеләп узды, әйтик, FISU башкарма комитетының сайлап өлгермәгән берничә әгъзасы кандидат шәһәрләрнең тәкъдир итүенә һәм делегация составына карап тавыш бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.