«Ак Барс белән «Нефтехимик» уенчыларын алмашты

«Барс»лар сафын яңа сезонда 27 яшьлек һөҗүмче Андрей Кузьмин тулыландырачак
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). «Ак Барс» клубыннан сезон алдындагы күчешләр хакында көттереп кенә тагын бер хәбәр алынды. Клубның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казан командасы Түбән Кама «Нефтехими»гы белән уенчылар алмашкан. «Барс»лар сафын яңа сезонда 27 яшьлек һөҗүмче Андрей Кузьмин тулыландырачак. Ә моңарчы Казан данын яклаган сакчы Евгений Рясенский белән һөҗүмче Игорь Мусатов нефтехимиклар шәһәренә китә.
Андрей Кузьмин исеме Казан тамашачысына аз таныш. Ул 1981 елда Пенза шәһәрендә туа. «Нефтехимик» ка кадәр югары лигадагы «Дизелист» (Пенза), «Тверь» (Тверь), ЦСК ВВС (Самара), Суперлигада «Молот-Прикамье» (Пермь), «Торпедо» (Түбән Новгород), «Динамо» (Мәскәү) командаларында чыгыш ясавы мәгълүм.