"Рубин" футболчылары Мәскәүдә "Локомотив" командасын отты

Казан командасы 8 матчка сузылган җиңүсез сериядән котылды.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Россия чемпионатының 26 нчы турында Мәскәүдә "Локомотив" командасына каршы яхшы уен күрсәтеп, Казанның "Рубин" футболчылары җиңүгә иреште. Исәп – 1:0.

Әлеге матчта бердәнбер тупны уенның 20 нче минутында, Мийо Цакташ биргән пастан файдаланып, ярымсакчы Денис Ткачук кертте.

Шулай итеп, Хавьер Грасия шәкертләре сигез матка сузылган җиңүсез сериядән котылды. Исегездә булса, "Рубин" соңгы тапкыр 6 мартта уңышка ирешкән – Махачкалада "Анжи" командасын откан иде (1:0).

26 турдан соң 32 очко туплаган Казан командасы турнир таблицасында 10 нчы баскычка күтәрелде. "Рубин" чираттагы уенны 7 майда "Казан Арена" стадионында "Уфа" командасына каршы уздыра.
 
Футбол. Россия чемпионаты. 26 нчы тур. «Локомотив» (Мәскәү) — «Рубин» (Казан) — 0:1 (0:1). Гол: Ткачук, 20.
 
«Рубин»ның составы: Рыжиков, Камболов, Санчес, Кузьмин, Нәбиуллин, Цакташ, М’Вила, Ткачук (Әхмәтов, 83), Рочина (Махатадзе, 88), Канунников, Җамалетдинов.