Россия җыелма командасы бөтендөнья роботлар олимпиадасыннан ике “алтын” алып кайтты

Яшь Россия робот техниклары проектлары «Төп» һәм «Иҗади» категорияләрдә иң яхшылардан булды.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Һиндстан башкаласында бөтендөнья роботлар олимпиадасы төгәлләнде. Анда Россиядән 92 кеше катнашты. Өч көн барган ярышларда Россия җыелма командасы дүрт медаль яулады: аларның икесе алтын, берсе көмеш һәм бер бронза медаль. Бу хакта Иннополис университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алтын медальләрне урта яшьтәгеләр төркемендәгеләр алды. Алар - “Төп” категориядә Мурманскидан «Технопарк МПЛ» һәм “Иҗади категория”дә Санкт-Петербургтан Ocean waste collector (OWC-2016) командалары. Зурлар төркемендә “Иҗади” категориядә көмеш медальгә Санкт-Петербургтан «Роботкул» командасы лаек булды. «Бронза» белән өченче урынга чыгып, «Роботлар футболында» проекты өчен Иннополистан Fixies командасы бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, Россия җыелма командасына әзерлек һәм сайлап алу Иннополис университетында 5 нән 12 августка кадәр барды.

Быел роботлар олимпиадасы калдыкларга каршы көрәшкә багышланган иде. Шуңа да яшьләр җирне чүп-чардан чистарту турындагы проектлар эшләгәннәр.
Россия җыелма командасының барлык хөкемдарлары, аларның икесе Иннополистан, Коста-Рикадагы хөкемдарлар бригадасына халыкара робот техникасы олимпиадасына чакыру алды.

Олимпиада киләсе елда үтәчәк.