Казанда “Халыклар дуслыгы” студентлар мини-футбол лигасы ачылышка әзерләнә

Ярышларда көндезге бүлектә белем алучы чит ил студентлары катнашачак

 (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). 29 нчы ноябрьдә сәгать 16.00 Казанның “Ак барс” Көрәш сараенда “Халыклар дуслыгы” студентлар мини-футбол лигасы ачылышы була. Ярышларда көндезге бүлектә белем алучы чит ил студентлары катнашачак.

Булачак вакыйга турында журналистларга бүгенге матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Усанов, ТР Студентлар Лигасы президенты Тимур Сөләйманов, чит ил студентлары белән эшләү буенча ТР Студентлар Лигасы вице-президенты Барриоль Уанкпо, Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе рәисе Данияр Иманалиев, физик культура, спорт һәм туризм буенча ТР Студентлар Лигасы вице-президенты Элькин Искәндәров сөйләде.

Владислав Усанов сөйләгәнчә, дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының төп бурычларының берсе булып тора.

“Студентлар – җәмгыятьнең иң актив, импульсив, креатив өлеше. Республика - БДБ илләреннән яшьләр өчен җәлеп итүчән төбәк. Казанда чит илләрдән 4500 студент белем ала. Алар Казанда очраша торган мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Уртак чаралар, шул исәптән, спорт чаралары - чит ил студентларын ТР мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, традицияләренә җайлаштыруның бер ысулы”, - дип билгеләде Владислав Усанов. Аның фикеренчә, мини-футбол лигасы чит ил студентлары арасында актуаль һәм ихтыяҗ булган проект.

Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, булачак вакыйга якынча 2 мең кешене җыячак. Проектта футбол уйнарга яратучылар гына түгел, ә күпсанлы җанатарлар да катнаша.

Элькин Искәндәров сөйләп үткәнчә, мини-футбол лигасы ачылышына әзерлек озак барган, агымдагы елның апреленнән. 16 илдән командалар чыгыш ясаячак. Шартлар буенча, һәр ил исеменнән чыгыш ясаучы уенчы шул илнең гражданлыгына ия булырга тиеш.

“Әлеге проект барысын да берләштерә, уенчыларның да, җанатарларның да ихтыяҗларын исәпкә ала. Мини-футбол лигасында җиңүчене белеп алган кеше спорт формасы һәм туп алачак. Барлык футболкалар да исемле”, - дип сөйләде Элькин Искәндәров.

Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, мини-футбол лигасы ачылышы алдыннан 16 команданың капитаны “Рубин” капитаны Роман Шаронов белән очрашачак.

Ачылыш программасында республика һәм Бөтенроссия иҗади конкурсларында һәм фестивальләрендә җиңүчеләрнең чыгыш ясаулары планлаштырылган.