Бүген “Ак Барс” командасы “Металлург” белән уйный

Бу сезонда көндәшләрнең очрашуы “барс”ларның җиңүе белән тәмамланды

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Татнефть-арена” боз сараенда КХЛ чемпионатының чираттагы матчы була.
“Ак Барс” (Казан) һәм “Металлург” (Новокузнецк) арасында уен сәгать 19.00 башлана.
Матчны Сергей Беляев (Воскресенск), Александр Соин, Александр Захаренков, Станислав Павлов (барысы да – Мәскәү) составындагы судьялар бригадасы бәяли, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.