"Ак Барс" командасы капитаны Континенталь хоккей лигасында 200 нче очкосын җыйды

Александр Свитов кичә "Куньлунь Ред Стар" командасы капкасына алка кертте.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей командасы капитаны, һөҗүмче Александр Свитов Континенталь хоккей лигасында 200 нче очкосын җыйды.

34 яшьлек хоккейчы кичә лиганың даими чемпионаты кысаларында Шанхайда “Куньлунь Ред Стар” командасына каршы уенда (2:1) 28 нче минутта исәпне ачты.

Александр Свитов КХЛда барлыгы 497 уен уздырды: барлыгы 98 алка кертте һәм 102 тапкыр голга китергән нәтиҗәле пас бирде.

Шунысы да игътибарга лаек: Свитов бу сезонда икенче голын гына кертте әле. Аның 26 августтан бирле уңышка ирешә алганы юк иде.