news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында яңа спорт комплексы эшли башлады

Түбән Тәкәнеш авылында спорт залы элеккеге кондитер цехы урынында төзелгән.

Мамадыш районында яңа спорт комплексы эшли башлады
mamadysh.tatarstan.ru

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында спорт белән шөгыльләнү өчен зал барлыкка килде. Спортзал Рифат Мотыйгуллинның элеккеге кондитер цехы урынында төзелгән. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Залда беренче булып Таканыш икътисади зонасы спортчылары шөгыльләнә башлаячак. Анда җиде авыл җирлеге һәм 22 торак пункт керә. Тренировка залы зур, шуңа күрә анда бер үк вакытта яшьләр дә, тәҗрибәле спортчылар да шөгыльләнә алачак, дип билгеләп үтә җирле җитәкчелек.

Спорт комплексы ике каттан тора. Беренче катта тренажерлар куелачак, ә икенче катта футбол, баскетбол, волейбол һәм көрәш залы урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100